Центральная детская библиотека

"Квест уен "Минем Татрстан!"

Бәйрәмең белән, Татарстан! Бәйрәм белән, Түбән Камам! Бу сүзләр бүген республикабызның һәр почмагыннан ишетеләдер дисәк тә ялгыш булмас. "Апуш" исемендәге балалар китапханәсе дә әлеге котлауларга кушыла! Бүген шәһәрдәшләребез өчен "Сөекле Татарстаным" исемле квест оештырылды. Гадәти булмаган ысул белән: республикабызда җитештерелми торган продуктларны табарга тырыштылар, QR код ярдәмендә Татарстан шәһәрләре буенча интерактив сәяхәткә чыктылар һәм, әлбәттә, безнең туган ягыбызның истәлекле урыннарын искә төшерделәр.