Центральная детская библиотека

"Безнең ишекалда"

Ишегалды бәйрәме үткәрү традициясе күркәм гадәткә әйләнеп бара. Ишегалды - балаларның чын дуслар табып уйнау урыны. Өлкәннәр өчен ишегалды-аларның балачагы үткән истәлекле урын. Шуңа күрә «Ишегалды көне» кебек бәйрәм анда үскән һәркемне берләштерә.
Китапханәчеләребез дә бу бәйрәмнән читтә калмады, шәһәрдәшләребез өчен китап күргәзмәсе, балалар өчен танып- белү уеннары әзерләп, бәйрәмдә бик теләп катнаштылар.
Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мнемотаблица ярдәмендә халык әкиятләрен искә төшерделәр.
Ишегалды бәйрәме күңелле, шатлыклы нотада үтте. Бәйрәм барысында да искиткеч яхшы тәэсирләр калдырды!