Центральная детская библиотека

"Квест-игра "Свистать всех наверх!"

Бүген Г. Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында "Китап укучы Түбән Кама" дип исемләнгән әдәби фестиваль узды. Чара мәркәзебез Казан шәһәреннән килгән Йолдыз Шәрәпова, Алмаз Хәмзин кебек мәртәбәле кунакларга бай булды. Нәни дусларыбыз өчен республикабызда бердәнбер татар телендә эшләүче балалар телеканалы «ШАЯН ТВ» хезмәткәрләре һәм Шаян белән очрашу мөмкинлеге дә оештырылды. Ә Шаян малайдан истәлекле бүләкләр алу исә, чарага икеләтә бәйрәм төсмере өстәде.