Центральная детская библиотека

"Җылытасы килә дөньяны"

«Китаплы балачак» проекты нәни китап сөючеләребезне шатландыруын дәвам итә.

Балалар язучысы, журналист, тәрҗемәче Ленар Шәех белән очрашу бик җылы мохиттә узды. Чара милли биюләр, музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Язучының шигырьләрен балалар башкару нәтиҗәсендә кичә тагын да тулыланды, баеды.
Махсус, авылдашлары катнашында төшерелгән документаль фильм, язучының күңеленә аеруча хуш килде. Проектның алдагы очрашулары да шулай, бай эчтәлекле һәм җанлы узсын дигән теләктә калыйк.