Центральная детская библиотека

"Тукай китаплары эзеннән"

"Нәни Апуш" балачакта нинди булган? Кызыклы хәлләр аның тормышында да булганмы? Бу сорауларга җавапны 44 нче балалар бакчасыннан килгән дусларыбыз "Тукай китаплары эзеннән" дип исемләнгән чарабызда тапты.

Әлбәттә, балалар буш кул белән түгел, ә шагыйрьнең әкият-шигырьләрен өйрәнеп килгән. Чарабыз Мырау тәкъдим иткән күңелле ял минутлары белән үрелеп барды.

Шагыйребезнең иҗатын балалар бакчасында да өйрәнүне дәвам итербез дип ышандырды безне нәниләребез. Зур уңышлар телик аларга.