"Тылсымлы Тукай дөньясы"
"Кечкенә Апуш" исеме каян килеп чыккан? Безнең китапханә ни сәбәпле бу исемне йөртә? Әлеге, һәм башка сорауларга бүгенге ял сәгатенә килгән нәни дусларыбыз җавап тапты. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән якыннан танышты. Шагыйрьнең әкият-шигырьләрен тыңлады. Кунакка килгән курчак: Азат белән Алсу җырлы - биюле татар халык уеннарын тәкъдим итте. Чараның иҗади өлешендә балалар әти-әниләре белән пластилинография алымы белән күбәләк рәсемен ясадылар.