"Кәләпүш, кәләпүш"
Татар халкы, башка халыклар кебек, элек -электән үзенә генә хас булган милли киемнәре белән аерылып торган. Татарларның баш киеме дә гаять үзенчәлекле булган.Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Көн саен кия торган түбәтәйләр карарак тукамадан булган, ә бәйрәмнәрдә затлы, алтын –көмеш җепләр белән чигелгән түбәтәй кию дәрәҗәле саналган. Аларны кәләпүш дип атаганнар.
Бүгенге ял сәгатенә килгән кунакларыбыз татар халкының милли киеме турыда белемнәрен тирәнәйттеләр: аларның исемнәрен, бизәлешлерен өйрәнделәр.”Өч кыз” әкияте буенча төшерелгән мультфильм карап, аның геройларын тарсвирладылар.
Балалар бик күңелле итеп татар халык уеннары уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Ә инде чарабызның иҗади өлешендә тозлы камырдан искиткеч матур кәләпүш ясадылар.