"Сандыктагы хәзинә" Салават Рәхмәтулланың тууына 80 ел
Бүген арт-продлёнкага килгән 1 мәктәпнең 3 сыйныф укучылары танылган татар шагыйре Салават Рәхмәтулла иҗаты белән таныштылар. "Ак икмәк", "Балык тотканда", "Кара бодай боткасы", "Сандыктагы хәзинә" дигән шигырьләрен балалар бик яратып укыдылар. Алар актив рәвештә табышмакларга җавап бирделәр, шарадалар чиштеләр. Чара ахырында укучылар зур кызыксыну белән сандыктагы милли көнкүреш әйберләре белән таныштылар.
Чарабыз күңелле узды!