Центральная детская библиотека

Лиана Әмирханова “Үстерә торган китап”

Бүгенге ял сәгатендә нәни дусларыбыз Лиана Әмирханованың “Үстерә торган китабы” белән таныштылар. Шагыйрәнең бу китапка кергән “Тубым белән уйнадык”, “Кояшым”, “Йоклыймы уенчыклар?” дигән шигырьләрен балалар яратып тыңладылар. Алар ярдәмендә татар телендә яңа сүзләр өйрәнделәр, җырлы-биюле уеннар уйнадылар.

БалачакТВ каналының “Уенчыклар үпкәләде” дигән мультфильмы да балаларга бик ошады. Ул нәни дусларыбызны уенчыкларга карата сак булырга өйрәтте.

Чарабызның иҗади өлешендә балалар әниләре белән кул эше ясадылар. Ул бик матур килеп чыкты. Ял сәгатебез күңелле узды!