Центральная детская библиотека

"Татарстан-дуслык иле"

Китапхнәдә халыклар дуслыгы ункөнлеге дәвам итә.

Безнең республикада 173 милләт вәкиле яши. Алар бик тату гомер итәләр, уртак Ватаныбызда дуслык һәм муллык булдыруга үзләреннән өлеш кертәләр.

“Татарстан-дуслык иле” дип исемләнгән чарабызда нәни дусларыбыз татар милләтенең гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, уеннары белән таныштылар. 45нче балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызларның чыгышлары бәйрәмебезнең күрке булды. Сәхнәләштерелгән музыкаль әкият, саф татар телендә яңгыраган җырлы-биюләр, уеннар күңелгә дәрт өстәде, дуслыгыбызны тагын да ныгытты!