Центральная детская библиотека

"Хуш, иске ел!" к 75-летию Разиля Валиева

Китапханәбездә Яңа ел маҗаралары дәвам итә. Бүгенге чарага килгән нәни дусларыбыз әниләре белән бергәләшеп әдәби уенда катнаштылар.

Киштәдән юкка чыккан китапларның эзенә чыгарга кунакларыбызга махсус карта ярдәм итте. Балалар бирелгән маршрутта төрле биремнәр үтәделәр: шигырьләр сөйләделәр, әкият тыңлап аңа җавап таптылар, өлгерлекләрен күрсәттеләр, биеделәр.

Ниһаять тылсымлы сандыкка яшерелгән китаплар табылды! “Кайтаваз кайда яши?”, “Гөрләвек” “Песи төш күргән” һәм башка кызыклы, матур итеп бизәлгән китапларны нәни укучыларыбыз өчен якташыбыз, күренекле шагыйрь Разил Вәлеев язган. Балалар аларны зур кызыксыну белән карадылар, әти-әниләре белән укырга теләк белдерделәр.

Әдәби уеныбыз әле моның белән тәмамаланмады. Әлеге китапларның бер героен- йомшак нәни песине балалар бик яратып рәсемдә сүрәтләделәр.