“Миләшләр кызарганда” А.Сафина
Асия Сафина “Миләшләр кызарганда”.
Данлыклы Түбән Кама (Ширәмәт) төбәгенең Үчкә авылында туып-үскән үзенчәлекле шагыйрә һәм прозаик Асия Сөнгать кызы Сафинаның әлеге икенче китабына аның соңгы елларда иҗат иткән тезмә әсәрләре бергә туплап бирелде. Авторның гаҗәеп матур шигъри тел белән язылган проза әсәрләре меңъеллык Олуг Әдәбиятыбыз мәйданына тагын бер талантлы әдибенең килүе турында үзләрен сиздереп торалар.