Центральная детская библиотека

"Туңасыңмы, Кыш бабай?"

Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабай килүен кем генә көтми?! Чөнки бу һәрвакыт могҗиза, тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар вакыты.

 Бугенге чарага килгән нәни дусларыбыз да ял сәгатен бик күңелле уздырдылар. Алар Кыш бабайдан посылка алдылар, "кышкы" табышмакларга жаваплар эзләделәр, кызыклы уеннарда, күңелле эстафеталарда катнаштылар. Балалар төрле илләрдә яшәүче Кыш бабайның туганнары белән таныштылар.

Күңел ачу Рафис Корбан шигырьләрен уку белән чиратлашты. Аларны кунакларыбыз татар һәм рус телендә тыңладылар.

Иҗади өлештә балалар әти-әниләре белән бергәләшеп кул эше ясадылар. Кыш бабайның портреты бик матур килеп чыкты!