"Китаплар илендә"
Кешене китап үстерә. Борынгыдан аның ярдәмендә кешеләр мөһим, файдалы мәгълүматны язып алганнар һәм саклаганнар. Китаплар кешеләргә әкиятләр, хикәяләр, мәкальләр, мәзәкләр, җырлар дөньясын бүләк итә. Китап башка дөньяларга тәрәз ача.
Укучыларыбыз бүген балалар китабы дөньясы белән таныштылар: әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр буенча ребуслар чишелде, иң зур һәм иң кечкенә китаплар кызыксындырды, китапханәчеләр ролендә булдылар, яңа басмалар белән таныштылар.