"Шәһәремнең серле урамнары"
Мәктәп укучылары белән Кама дулкыннары өстеннән, Корабельная агачлыгы янында, Иван Шишкинның картиналарыннан төшкән кебек, "яңа күтәрелгән" шәһәр турында сөйләшик. Быел шәһәрнең юбилее - нәкъ 55 ел элек, 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама шәһәре оеша.
Шәһәрнең хәзерге кыяфәте зур төсле мозаика кебек оешып тора. Иң беренче ташлар алтмышынчы еллар башында ук салынды. Ул вакытта шәһәрнең булачак образы кәгазьдә генә күренә иде, ләкин төзүчеләргә еракка киткән проспектлар, яшел урамнар, күпкатлы йортлар күренгән иде инде. Һәм тиздән барысы да чынга ашты. Яңа урамнар, яңа проспектлар, заманча йортлар, һаман да югарырак үсеп, шәһәр матурая бара.