"Туган ягым - Татарстан"
Бүген безнең нәни кунакларыбыз туган ягыбыз буенча “сәяхәткә чыктылар”.Әниләре белән бергәләп алар башкалабыз Казан турында риваятьләр тыңладылар, татар халык киемнәренең атамалары белән таныштылар, интерактив уен аркылы милли ризык исемнәрен кабатладылар. Бергәләшеп тозлы камырдан түбәтәй ясап аны бизәү дә кунакларыбызга бик ошады. Чарабыз бик күңелле узды!