Центральная детская библиотека

"Мияу-мияу, пескәем"

Бүген без йомшак наян дусларыбыз- песиләр турында сөйләштек. Балалар Һади Такташның “Тәүфыйклы песи” шигырен бик яратып тыңладылар,үзләренең дүрт тәпиле дуслары белән булган кызыклы хәлләр турында сөйләделәр, рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр.
Пластилинография техникасында кул эше ясау да нәни укучыларыбызның күңеленә хуш килде:эшләре берсеннән- берсе матур килеп чыкты.
Якшәмбе ял сәгате кунакларыбызга күтәренке кәеф бүләк итте!