Центральная детская библиотека

"Юл кагыйдәсен нык бел!"

Сезнең Светофория илендә булганыгыз бармы?
Юл йөрү кагыйдәләрен нык беләсезме?

Бүгенге ял сәгатендә нәни укучыларыбыз Светофория иленә юл тоттылар. Анда алар шагыйрә Йолдыз Шәрапованың “Серле китабы”ярдәмендә юл билгеләрен өйрәнделәр, урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Балалар әниләре белән бергә дидактик уеннар уйнап, кул эше ясап күңел ачтылар!
Сезнең дә ялыгызны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәсегез килсә, “Апуш” китапханәсенә рәхим итегез!