"Нэрсэ ул Кызыл китап?"
Нэрсэ ул Кызыл китап?
1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды.
Ул шундый хикмәтле, могҗизалы китап. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә ул китапта җир йөзеннән юкка чыгып бара торган җәнлекләр, кош-кортлар, үсемлекләр турында язылган, алар турында мәгълүматлар теркәлгән. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул, чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйле дип, балалар белән бүген кызыклы әңгәмә, уен алып барылды.
Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк.