"Күңел тоя аның сулышын..."
Бүген гомеренең соңгы елларын Түбән Камада яшәгән танылган шагыйрь, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре", 20ләп китап авторы Рәшит Гәрәйнең 90еллык юбилей көне.
Шул уңайдан китапханәбездә "Күңел тоя аның сулышын..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. 6нчы мәктәп белән берлектә әзерләнгән бу чарада укучылар шагыйрьнең шигырләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, татар биюен биеделәр.
Кичәбезнең кунаклары : Рәшит Гәрәйнең тормыш иптәше Гәрәева Мөнирә Ильяс кызы шагыйрь турында истәлекләре белән бүлеште, "Кама таңнары"әдәби берләшмәсе авторы Сабирова Фәнүзә аның турында сөйләп, шигырьләрен укыды һәм китапханәбезгә үзенең "Кайтып килик яшьлеккә" дигән өр-яңа китабын бүләк итте.
Ә Гөлнара Хуҗина мәктәпнең Рәшит Гәрәй исемендәге "Әдәбиятны һәм туган якны өйрәнү музее"ның эшчәнлеге белән таныштырды.
Кичәдән балалар да, кунаклар да канәгать калдылар