"Халкыбызның күңел түрендә"
Китапханәбездә Рәшит Гәрәйнең 90-еллыгы уңаеннан "Халкыбызның күңел түрендә" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. 36нчы мәктәпнен 8"А" сыйныфы укучылары танылган шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, 6нчы мәктәптә урнашкан музее турында тулы мәгълүмат алып, аның шигырьләрен, җырларын тыңладылар, китаплары белән таныштылар.