"Рәхмәтле язмышыма" Встреча с местным автором Нафисой Баязитовой
Мин бәхетле татар булып,
Шушы җиргә килгәнемә.
Үз телемдә рәхәтләнеп,
Иркен сөйли белгәнемә.
Бу шигырь юлларынын авторы Түбән Кама шагыйрәсе Нәфисә Баязитова. Буген китапханәбездә аның белән "Рәхмәтлемен язмышыма" дип исемләнгән очрашу кичәсе узды.
Республикабызның күренекле шагыйрәсе, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатованың шәкерте булган автор, 6нчы мәктәптән килгән яшүсмерләргә үзенен балачагы, Түбән Камада үткән тормышы, иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды. Ә шәһәрдәшебез, һәвәскәр композитор- Ринат Гайнуллин Нәфисә Баязитова сүзләренә үзе көй язган җырларны гармонда уйнап башкарды.