Центральная детская библиотека

"Сөйлим анам телендә"

Быел безнең республикабызда 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителде. Татарстанда 173, шәхәребездә 50 дән артык милләт вәкилләре үзара дус, тату яши. Һәр халыкның да үзенең туган теле бар.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз! Бала тугач та анасының телен үзләштерә. Шуңа күрә ул “ана теле” дип атала да. “Ана” сүзе – моңлы, шигъри сүз ул. Бөек Тукаебыз да: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” – дип җырлаган бит.

Бүген “Апуш” китапханәсендә “Сөйлим анам телендә” исемле бәйгенең сайлап алу турында җиңүчеләр әти-әниләре, тәрбиячеләре белән аның финалына җыелды.
Бәйрәмне 2 нче гимназия каршында эшләп килүче сәнгать мәктәбенең “Аккошлар” исемле скрипка ансамбле ачып җибәрде. 3 яшьтән 7 яшькә хәтле булган сабыйлар матур, милли киемнәрдә татар шагыйрьләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.
Тәҗрибәле жюри балаларның чыгышын карап, бәяләп, җинүчеләрне билгеләде.

3-4 яшьтәге сабыйлар арасыннан 8 нче балалар бакчасына йөрүче Сәмигуллина Рания I урынны яулады, II урынга 34 нче балалар бакчасыннан Нурисламова Мәдинә, III урынга 71 нче балалар бакчасыннан Хәкимов Кәрим лаек булды.

5-6 яшьлек балалар арасыннан 25 нче балалар бакчасыннан Әгълиуллин Хәмзә I урынны яулады. II урынга 76 нчы балалар бакчасыннан Насиров Сәмир һәм 88 нче балалар бакчасыннан Талипова Миләүшә лаек булды, III урын 93 нче балалар бакчасыннан Рәхмәтуллин Саматка бирелде.
7 яшьлек балалар арасыннан 76 нчы балалар бакчасыннан Сәфиуллина Зәйнәб II урынга лаек булды.

Шулай итеп, бәйгедә барлыгы 75 бала катнашты, 29ы финал турына узды, 8 бала җинүче булды. Ә 76 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Шиһапов Салихка “Тамашачы күңелен яулаучы” дигән приз билгеләнде. Аңа язучы Нурзия Мирхазова үзенең китабын бүләк итте.
Бәйрәмнән балалар да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә канәгать калды.