“Ул безнең күңелләрдә”
Бүген китапханәбездә “Ул безнең күңелләрдә” дип аталган тамчы-шоу интеллектуаль уены узды. Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән бу чарада шәһәребезнең 1нче һәм 6 нчы мәктәпләренең 6-сыйныф укучылары көч сынашты. “Ялкын” һәм “Кызыл ромашка” командалары дүрт турдан торган уен сорауларына җавап биреп, шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, аның исеме белән бәйле урыннарны искә төшерделәр.