"Чүлмәк сатам, кем ала?"
Ә сез беләсезме, бүген Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне билгеләп үтелә?
Шул уңайдан, нәни дусларыбыз Татарстан гербы турында мәгълүмат алдылар. Алар Татарстан шәһәрләре буенча виртуаль сәяхәт иттеләр, халкыбызның борынгыдан килгән “Түбәтәй”, “Чүлмәк сатам, кем ала?” уеннарын уйнадылар. Чараның ахырында аппликация ярдәмендә алъяпкыч белән түбәтәй ясадылар.