Центральная детская библиотека

"Укыр өчен, үсер өчен, "Көмеш кыңгырау" дару"

Республика күләмендә балалар һәм яшүсмерләр өчен Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килүче бердәнбер татарча газета “Көмеш кыңгырау”га гыйнвар аенда 25 яшь тулды. Аның юбилее уңаеннан бүген китапханәбездә “Укыр өчен , үсәр өчен “Көмеш кыңгырау” кирәк” дип аталган кичә үтте. Безгә кунакка газетаның баш мөхәррире Ризидә Гасыймова һәм аның урынбасары Лилия Фәттахова килде. Кичәгә чакырылган 2-мәктәп укучылары, коллегаларыбыз бу басма турында кызыклы да, файдалы да мәгълүмат алып китте. 1-балалар бакчасыннан килгән нәни дусларыбызның һәм яшь җырчы Шамил Шәкүровның чыгышлары чарабызга ямь өстәде.