"Юаткычлар. Баланы йокыдан уятканда"
Халык иҗат әсәрләре белән кеше үз гомерендә беренче тапкыр кайчан очраша? Әби –бабайлар безгә сөйләгән әкиятләрдә, мәктәп дәреслекләрендә басылган җырларда, мәкальләрдә, табышмакларда. Дөрес, әмма монысы кеше үз-үзен яхшы хәтерли башлаганнан соң инде ул. Чынлакта без халык иҗаты белән бәби чагында, бишектә әниләребезнең җырларын тыңлап йокыга киткәндә, ягымлы итеп күкрәктән сыйпап “үс-үс” итеп юатканда очрашабыз. "Талбишек" онлайн проектының бүгенге темасы – "Юаткычлар".