Центральная детская библиотека

"Кошлар ничек кышлыйлар?

Сез ничек уйлыйсыз, кошларга кайсы ел фасылы яшәү өчен авыррак? Кыш көне нәрсә куркынычрак – ачлыкмы, әллә суыкмы?
Бүген "Якшәмбе ял сәгате"нә килгән нәни дусларыбыз бу сорауларга бик теләп җавап эзләде. Күчмә, безнең якларда кышлаучы кошлар турында бик кызыклы мәгълүматлар алдылар.
Хәрәкәтле, дидактик уеннар уйнап, ял итеп алганнан соң балалар кызыксынып эко-җимлек ясарга кереште. Һәм аны урамдагы агачка элеп тә куйдылар.