Центральная детская библиотека

"Минем уенчыкларым. Мои игрушки"

Балалар, ә сезнең «Уенчыклар илендә» булганыгыз бармы? Анда нинди уенчыклар яши икән дип уйлыйсызмы?

Димәк, сезгә «Бергәләп өйрәник» клубының шөгыленә килергә кирәк. Чөнки бүген безгә килгән балалар Куянның паровозына утырып нәкъ шушы илгә юл тоттылар.

Нәни дусларыбыз табышмакларга җаваплар табып, уенчыкларның татарча атамалары белән танышып, хикәя төзергә өйрәнделәр һәм рәхәтләнеп уйнадылар.