Центральная детская библиотека

"Фил малае Зурколак"

Һәр якшәмбе нәниләр һәм аларның әти-әниләре «Апушка» ашыгалар, алар монда мавыктыргыч һәм кызыклы яңалыклар белән танышалар, үзләрен эш остасы итеп хис итәләр.

Бүген дә безнең дусларыбыз ноябрь аенда үткәрелә торган Фил көненә килделәр. Нәниләр фил турында бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алдылар, мультфильм карадылар, Сәмига Сәүбанованың «Фил малае Зурколак» әкиятен тыңлап, бергәләп тылсымлы фил ясадылар.