Центральная детская библиотека

"Минем гаиләм. Моя семья"

Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын,иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез.
Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый-апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ.
Татар телен өйрәнү дәресенә килгән балалалр да бүген үзләренең гаиләләре турында бик рәхәтләнеп сөйләделәр. Татарча өйрәнгән яңа сүзләрне төрле уеннар ярдәмендә ныгыттылар һәм алар ярдәмендә әңгәмә корырга өйрәнделәр.