“Сертотмас үрдәк”
Нәрсә соң ул сер? Ни өчен аны беркемгә дә сөйләргә ярамый? Шушы сорауларга җавапны бүген 90 нчы балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбыз эзләде. Апуш аларда кунакта булып, А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте белән таныштырды, төрле уеннар уйнатып, балаларның күңелен ачты.