Центральная детская библиотека

"Әти дип әйтә алмадык"

Бүген китапханәбездә"Серле каләм"клубы кысаларында шәһәребез шагыйрәсе, сугыш чоры баласы - Гөлчирә Ибәтуллина белән очрашу кичәсе үтте. "Хәтер һәм дан" елы уңаеннан уздырылган "Әти дип әйтә алмадык" дип аталган бу чарада кунагыбыз 2 нче гимназиянең 6 нчы сыйныф укучыларына үзенең авыр елларга туры килгән балачак хатирәләрен сөйләде. Балалар аның сугыш темасына багышланган шигырьләрен, җырларын тыңладылар.