" Апушта кунакта"
Бүген 86 нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйларны “күңелле паровоз” китапханә заллары буйлап сәяхәткә алып чыкты. Нәни дусларыбыз төрле китапларны: иң зурын, иң кечкенәсен, уенчык, панорама һәм хәтта “сөйләшә белүчеләрен” күреп хәйран калды. Библиостудия залында журналлар белән танышкач, сәхнәгә менеп татарча матур итеп җырлап та күрсәттеләр. Ә аннан соң Апуш белән бергә кул курчаклары ярдәмендә әкият тыңладылар. “Төлке һәм тавыклар” уенын уйнау да балалар күңелендә шатлык уятты.