Безнең урманда
Бүгенге ял сәгатендә Машенька балаларны урманга кунакка чакырды. Аларга сәяхәт итәргә Ленар Шәехнең “Безнең урманда” китабы ярдәм итте. Бу китапка кергән шигырьләрне тыңлап, нәни дусларыбыз урман җәнлекләре, кошлары белән таныштылар. Яшел аланда уеннар уйнап күңел ачтылар. Урман хуҗасы Аю абзыкай аларга урман күчтәнәчләре алып килде. Шуларны кулланып балалар кул эшләре ясадылар. Ял сәгате бик күңелле узды!