Центральная детская библиотека

Алиш абый әкиятләре

Бүген “Якшәмбе көн ял сәгатендә” балалар Абдулла Алиш әкиятләре белән таныштылар. Серле сандыкның табышмакларына җавап табып, алар Нечкәбил, Сертотмас үрдәк һәм Куян кызы белән очраштылар. “Чукмар белән Тукмар” әкиятен тыңлаганнан соң, “Татармультфильм” студиясе тәкъдим иткән мультфильмны карадылар. Бу әкият нәни дусларыбызга бик ошады! Чараның иҗади өлеше дә шул әкият геройларына багышланды . Пластик кашык һәм төсле кәгазь кулланып ясалган әтәчләр балалар һәм әниләренең күңелләренә хуш килде.