"Алар-үлемсезләр токымыннан"
Һәр елны 25 августта халкыбыз җәлилчеләрне искә ала. 1944 елда бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше фашистлар тарафыннан газаплап үтерелде. 12+ залында оештырылган "Алар-үлемсезләр токымыннан" дигән китап күргәзмәсе җәлилчеләрнең тоткынлыкта фашизмга каршы яшерен көрәше, аларның батырлыклары, илебезгә булган чиксез мәхәббәтләре, тугрылыгы турында сөйли. Китапханәбезгә рәхим итегез! Күргәзмә белән танышыгыз! Укыгыз!