"Файдалы туңдырма" по книге Лейсан Фатхетдиновой
Туңдырма иң элек Борынгы Кытайда барлыкка килә. Ап-ак кар, боз, әфлисун, лимон кисәкләре... Моннан биш мең еллар элек туңдырма әнә шундый булган.
Вакытлар узгач, туңдырманың бик күп төрләре барлыкка килде. Бүген безнең нәни кунакларыбыз шул татлы ризык турында - "Файдалы туңдырма" дип аталган шигырь тыңладылар. Иҗади бүлектә "серле" туңдырма ясадылар.