"Без әтиләр киткәч туган уллар"
Буген китапханэбездэ "Серле калэм" клубы кысаларында талантлы шәһәрдәшебез, 3 китап авторы, сугыш чоры баласы Никифор Тукмачёв белән "Без әтиләр киткәч туган уллар" дип аталган очрашу кичәсе үтте. Шагыйрь, чарага килгән 6-мәктәп укучыларына, үзенең сугыш елларына туры килгән авыр балачагы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яраткан гармонында уйнап татар җырларын башкарды.