Центральная детская библиотека

"Китаплы кич"

Бүгенге "Якшәмбе ял сәгате"ндә балалар Шигырьләр иленә юл тоттылар. Алар анда "Китаплы кич" дигән шигырьләр җыентыгы белән таныштылар. Йолдыз апаның китабы бик кызыклы булып чыкты. Балаларга бигрәк тә "Колаклы коймаклар" шигыре ошады. Ә инде коймаклы чәй тәмлерәк булсын өчен, нәни дусларыбыз чынаякларны төсле кагәзьдән ясап, матур бизәкләр белән бизәделәр.