Центральная детская библиотека

"Фронтовик шагыйрь- Шәйхи Маннур".

Бөек Ватан сугышында Татарстаннан 124 язучы катнашты. Тылда калмыйча, алгы сызыкка омтылган әдипләребезнең һәркайсы күңелдә зур горурлык хисләре уята! "Әдәби сфера" программасы кысаларында узган "Фронтовик-шагыйрь: Шәйхи Маннур" дип аталган әдәби сәгатьтә 2-мәктәпнең 5 "В" сыйныф укучылары әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, балалар өчен язылган китапларыннан шигырьләрен тыңладылар.