"Кыш бабай һәм Кар кызы"
Яңа елда балалар могҗиза, тылсым, маҗаралар һәм гаҗәеп үзгәрешләр көтә. «Бергәләп өйрәник» клубына йөрүче нәни дусларыбызга бүгенге Яңа ел иртәсе онытылмаслык театральләштерелгән тамаша бүләк итте. Балалар Аю белән уеннар уйнадылар, Убырлыны җырда һәм биюдә сынап карадылар. Кыш Бабай белән Кар кызына матур шигырьләрен сөйләп бүләкләр алдылар һәм, әлбәттә инде, чыршы тирәли җырлы-биюле уеннарда катнаштылар. Балалар Яңа ел иртәсеннән канәгать калды.