"Үзенчәлекле каләм иясе"
Бүген китапханәбездә "Серле каләм" клубы кысаларында шәһәрдәшебез Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, 10 китап авторы - Нурзия Мирхазова белән очрашу кичәсе узды. 6, 8 - мәктәп укучылары язучы белән аралашып, аның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр. Ильдус Садыков исемендәге шәһәребез балалар һәм яшьләр иҗат йортыннан килгән курайчылар җитәкчеләре Наил Минибаев белән бергәләп милли көйләребезне башкардылар.