Центральная детская библиотека

" Татарча саныйбыз. Числа"

 

Бүген «Бергәләп өйрәник» татар теле дәресләренең чираттагысы узды. Саннарга багышланган бу дәрестә балалар «Төгәл фәннәр планетасында» сәяхәттә булып, саннарны кем уйлап чыгарганын белделәр, алар белән бәйле төрле биремнәр үтәделәр. «Математика патшабикәсенең» сорауларына җавап биргәч, уеннар уйнадык. Агния Бартоның «Санамыш» дигән китабын бергәләп укып, дәресне «Унга кадәр саный белүче кәҗәбәтие» дигән мультфильм карап тәмамладык.