Центральная детская библиотека

«Бәйләнчек кар»

Гаиләләр өчен якшәмбе көнне үткәрелә торган ял сәгатенең чираттагысын «Бәйләнчек кар» дип атадык. Ни өчен дисезме? Чөнки бүген ялыбызны язучы Җәүдәт Сөләймановның шушы исемдәге шигерен укып башлап, кыш турында сөйләштек. Балалар карның кайчан яуганы, ничек барлыкка килүе турында мәгълүмат алып, аның шыгырдавык hәм «бәйләнчек» булуын да белделәр. Кышкы уеннарны искә төшереп, әти-әниләре белән эстафеталарда ярышу, кыш темасына мультфильм карап, ял сәгатенең иҗади өлешендә «кар бабайны» ясау аларга бик ошады.