"Көч биргән дә безгә чын дуслык"
Бүген "Серле каләм" клубының чираттагы утырышы узды. Ул "Көч биргән дә безгә чын дуслык..." дип аталып, илебездәге халыклар дуслыгына багышланды. Балаларны Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан эшләнгән күргәзмә янында бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык. Алар белән күп милләтле Түбән Кама халкының ничек тату, бердәм яшәве турында да сөйләштек. Дуслык, бердәмлек темасына мәкальләрне искә төшереп, шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдык.