"Матур өй"
Син белеп кал бүгеннән-
Дуслары күп өй генә
Матур һәм яхшы була,
Дуслары күп өй генә
Җылы һәм якты була!
Бүгенге ял сәгатендә Алсу исемле курчак нәни дусларыбызны авылга кунакка чакырды. Балалар авыл йорты белән шәһәр йортының ни белән аерылганын белделәр, ишегалдындагы хайваннар, кош-кортлар белән таныштылар. Ренат абый Харисның «Матур өй» китабын укыганнан соң, зур, матур өйне тырышлык , бердәмлек , дуслык ярдәмендә генә төзергә мөмкин икәнлегенә төшенделәр