Минем кадерлелэрем
1 октябрь- өлкәннәр көне. Балалар үзәк китапханәсендә “Бабам, әбием турында...” дигән темага чара үтте. Кече яшьтәге мәктәп балалары бу бәйрәмнең электрон презентация аша килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Өлкәннәр турында язылган шигырлләр тыңладылар. Үзләре дә әби-бабайлары белән ничек тату, дус яшәүләре турында горурланып сөйләделәр. Аларга багышланган хикәяләрне һәм “Әбиемнең туган көне”, “Әбиегезне көтегез” дигән мультфильмнар балалар күңеленә хуш килде.
Чара беткәч, балалар өлкәннәр көненә багышланган күргәзмәдән теләгән китапларын өйгә алдылар.