Центральная детская библиотека

"Нәни кунаклар"

Карагыз, карагыз:
Без кунакка барабыз!
Кунакка бару, кунак чакыру бик күңелле. Бүген китапханәгә килгән нәни дусларыбыз белән кешеләрнең ни өчен кунакка йөрүләре турында сөйләштек. Балалар татарча “Винни- Пух кунакка бара “ дигән мультфильмын карап, ролле уеннар ярдәмендә кунакчыл булу кагыйдәләрен кабатладылар. Рәшит абый Бәшәрнең “Нәни кунаклар” китабы белән танышканнан соң,, иҗади остаханәдә тозлы камырдан бәйрәм күмәче ясап, үз фантазияләрен күрсәттеләр.