"Cәламәт бул. Наше здоровье"
Халык әйтсә хак әйтә: "сәламәт тәндә сәламәт акыл", "саулык – зур байлык". Менә без дә бүген "Бергәләп өйрәник" программасы кысаларында "Сәламәт бул. Наше здоровье" – дигән темага үткән дәресебездә шушы фикерне җиткерергә тырыштык, татарча сүзләр өйрәндек. Балалар белән сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген искә төшердек, физик күнегүләр ясадык, уеннар уйнадык, "кибеткә" барып, файдалы, витаминлы ризыклар сатып алдык.